«Үз  халкының тарихын белмичә яши торган адәм нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас».

 

                                                                                                                                                                                        М.Максут.

    Дөньяны дөрес аңлаучы  һәрбер адәм үз тарихын  тулысынча белер иде. Тик аның өчен хәзергә заманда кирәк теләк һәм вакыт. Күп буыннар  үзләренең  БОРЫНГЫ БАБАЛАРЫНЫҢ  тарихын белмичә дөньяны ташладылар. Без –татарлар (мишәрләр), күп булган төрки халыкларның  бер  кабиләләреннән килеп чыгабыз.

 

 Ә элекке төрки халыклар каян килеп чыкканнар?

 

  Тарихы язмаларны укыганнан соң, гади тел белән әйткәндә, алар Азиядә - хәзерге Монголия, Китай, Байкал күле тирәсендә 4 мең еллардан да  артык элек  барлыкка килгәннәр. Алар батыр, атлы, башка халыклар  өчен ошанычлы  булганнар. Беренче булып тимер табу һәм аны эшкәртү, төрле кораллар эшләп чыгаруны уйлап тапканнар. Тиз арада үрчеп, Алтай җиреннән  җәелгәннәр Индия, Китай, Бангладеш, Персия( хәзерге Иран), Афганистан, Ближний Восток, Египет, Урал- Идел регионнарында яшәгәннәр. Аларның хәрәкәтләре дә күп булган. Мәсәлән, берәү батырлары, 2 нче гасырда әлеге Казахстан җирләре аша Европага таба юнәлгәннәр һәм андагы илләрне яулап алгач, күбесе Европа илләрендә һәм  әлеге Россия җирләрендә калганнар. Соңга табан да, Рим (Ватикан) һәм Византия чиркәүләре шул төрки халыкларны үз ара сугыштырып тар-мар итә барган. Кайсылары гына сакланып калганнар.

  4-5 нче гасырлардан соң, Азиядәге төрки халыклар берничә төркем (поток) итеп Европа илләренә килгәннәр.

 

 Тарихчылар  әйтүенчә,  элекке Европаның ярты халкы төрки халыклардан торган.

 

Аста,рәсемдә,кызыл төстә күрсәтелгән хөкемәттә күп төрки халыклар  яшәгәннәр(кыпчаклар даласы). Тик монда Европа өлеше күрсәтелмәгән. Төнбатышта , чикләре сузылган булган Днепр елгасына кадәр. Шул далаларда бер төрки халкы  башкаларыннан өстенлек алып  торган.

 

Төрки халыклар һәм аның батырлары. 

I

Бу дөньяда Ходайдан без

Сорыйбыз күп нәрсәләр.

Кеше бик күп кичерсә дә

Бик кыска бит гомерләр.

 

Ходайдан мин сорар идем,

Ике мең озынлыкта гомер.

Язар өчен безнең тарихны,

Ул елларда күп түгел.

 

Беренче гасыр башыннан

 Тотыныр идем яшәргә.

Барлык булган вакыйгаләрне,

Языр идем мин сезгә.

 

Язар идем мин ачыклап

Дөньяда булган хәлләрне.

 Сугыш, ачлык, төрле чирләр

Һәм иң батыр кешеләрне.

 

Беренче гасырның  елы дигәч-

Алдыма  баса Рим шәһәре.

Тәртипсезлектә,  кадерсезлектә

Яшәгәннәр бит кешеләре.

 

Атлар урнына коллар тотканнар,

Шул халыкның байлары.

Бала табып, урамга ташлаганнар

Ирсез, гөнаһлы хатыннары.

 

  Император арена эшләткән,

Җыяр өчен зур байлык.

Колларны шунда сугыштырган,

Тапкан ул шундый  кызык.

 

Юк, мин яши алмас идем,

Кеше хакы юк җирдә.

Миңа Изге Алтай күркәмле,

Күчәм Алтай җиренә.

 

Рим шәһәренә кайтырмын

Әлдә алдагы язуларда.

Көнчыгышка барып карыйм-

Алтай җире бит анда.

 

II

Алтай дигән изге урын

Сеңгән минем йөрәгемә.

Төрки халыклар шунда туган,

Аннан җәелгән Җир йөзенә.

 

Анда булмаган тыгызлык,

Киң далада яшәгәннәр.

Табигатьләре матур булган,

Азатлыкны сөйгәннәр.

 

Яшь олыны хөрмәтләгән,

Ир - хатын кешене.

Гаиләдә булган киңәш,

Сөйгәннәр алар тәртипне.

 

Нәни булган балалар да,

Утырган элек ат өстенә.

Аннан гына басып киткән

Матур Алтай җиренә.

 

Үсмер бала да тик тормаган,

Яудан китергән ашамлык.

Ул да көчле булырга теләгән,

Далада кирәк нык саулык.

 

Күккә карап, балам, төкермә!,-

Әйткәннәр аларның картлары,

Кайтып йөзеңә төшәр бит,-

Шул булган аңлатмалары.

 

“Кәкре таякның шәүләсе

Бер дә бит туры чыкмас,

Әгәр шуны аңламасаң

Тормышта бәхетең булмас”.

 

Шундый бик күп адәтләрне

Барда тырышып үтәгән.

Шундый дөрес шартларда

Һәр кеше тәрбияләнгән.

 

Шул халыкның  батырлары

 Гуннар диеп йөретәлә.

Нәк үзләре-шул халык бит

 Европаның астын -өскә китерә.

 

Элек Кытай хөкемәте

Газаплаган шул  халыкны.

Гасырлар буе ясак түләткән,

Күрсәткән ул коллыкны.

 

Гунн халкы үзләрен саклап

Күп сугышлар күргәннәр.

Сөякләренә кадәр үткән әрнү,

Барыбер алар түзгәннәр.

 

Вакыт үтеп көчәйгәннәр,

Киң далалар тар булган.

Һәр гаиләдә бик күп бала

Артканнан арта торган.

 

Тарихтан без беләбез бит,

Бар һәр халыкның батырлары.

Гунн халкында бик  күп булган

Батыр, күренекле ханнары.

 

Вакыт узгач, Кытай хөкемәтен

Тармар итеп ташлаганнар.

Күпләрен коллыкка төшереп

Күп ясак та алганнар.

 

Икенче гасырның башында

Килгән төркиләр хәрәкәткә.

Әллә климат үзгәргәнме,

Әллә сыешмаган бер дәүләткә?.

 

Сабырлыклы  булсалар да

Яшәмәгәннәр бер тыныч.

Уклары очкан җиде йөз метрга,

Кулларында - тимер кылыч.

 

Гунн халкының батырлары

Европага таба юнәлгән.

Юлларында халыклар очраса да

Күп каршылык күрсәтәлмәгән.

 

Азатлыкны сөйгән  гуннар

Килеп җиткәннәр Европага.

Гайран калган бар халыклар

Ат өстендәге батырларга.

 

Еллар үтеп, ханнар алышынган,

Дөньяга туган хан Аттила.

Бар төркиләр аны хуплап

Салганнар бер зур бина.

 

Ник яшәмәпмен мин  шул чорда,

Аттила белән янәшә.

Бар серләрен белер идем

Озак- озак сөйләшә.

 

Аның авыр кылычын мин

Алыр идем кулларыма. 

Кояш нурларында балкытып

Курку кертер идем дошманына.

 

Күп халыклар буйсынганнар,

Курканнар аның карашыннан.

Акыллары китә булган

 Ат өстендә чабышыннан.

 

Рим шәһәренә барып җиткәч

Римлылар куркынганнар.

 Дәүләтебез тетелер диеп

Аптырап та калганнар.

 

Тик аларның арасыннан

Бер карт чыккан бөкерәеп.

Шәһәребезне тармар итмә,-

Ул үтенгән тезләнеп.

 

Киноларда гына күрсәтәләр

Ат өстендә Рим сугышчысын,

Ул атның тезгенен  токмаган,

Белмәгән ничек атланасын.

 

Режиссерга кирәк эффект,-

Кинода булсын тиз хәрәкәт.

Залда утырган тамашачыга да

Булсын иде зур рәхәт.

 

Аңа кирәк Рим гаскәрен

Көчле итеп күрсәтергә.

Дәүләте бай булган имеш,

Аның күренешен күтәрергә.

 

Ат булса, булгандыр бәлкем

Рим башлыгы императорда.

Бәлкем тагын бер-ике булгандыр

 Бай булган сенаторда.

 

Ярты дөньяны яулагач

Аттила дөньяны ташлаган.

Үзе үлгәч, озак үтми

Дәүләте дә таркалган.

 

Аның  батыр егетләре

Европа халкына кушылганнар.

Европаның ярты халкы

Шул батырлардан торганнар.

 

Аның шәүләсе генә булсам да 

Булыр идем мин риза.

Ул күрсәткән батырлыкларны

Барыр идем мин яза.

 

“Беренче меңеллык батыры” итеп

Аны халыклар сайладылар.

Бүгенге дошманнары да

Туктамый мактап язалар.


Барысын да яза калсам

Ике мең ел  җитешми.

Күчәм изге болгарларга,

Ул халык бүгендә яши.

 

II

Изге болгар халыклары

 Булалар гуннарга кардәшләр.

Шундый ук батыр халыклар,

Төрки телдә сөйләшкәннәр.

 

Гуннар белән бергәләшеп

Тормышны алып барганнар.

Бергәләшеп дошманнарны

Тар-мар итә булганнар.

 

Бишенче гасырның азагында

Танулы кабиләләр булганнар.

Азау, Каспий, Кара диңгез

Ярларында урнашканнар.

 

Аларның  күренекле ханы

Кубрат исемле булган бер ир.

Күп халыклар буйсынган анарга,

Булган бит ул баһадир.

 

Бу инде икенче үкенечем,

Соң тудым- күрәлмәдем.

Ярый иде янында булырга,

Тик  үтәлмәс теләгем.

 

Азмы, күпме алар турында

Хәтта без беләбез бит.

Мин язар идем барысын,

Булмас иде бүген шик.

 

Шул болгарлар төзегәннәр

Берничә хөкемәт Европада.

Берсе хәзерге Болгария,

Икенчесе - Татарстанда.

 

III

Дәвам итеп язам сезгә

Төрки халыкларның тарихын.

Бер халык та җиңәлмәгән-

Күрсәткән ул батырлыгын.

 

Болгарлардан соң булган аварлар,

Азия - Европа далаларына.

Җитешмәгән зур далалар

Тагын төрки халкына.

 

Аварлар да тирән эзләр

Калдырганнар Европада.

Берничә еллар яшәп

Таралышканнар тагы да.

 

IV.

Аварлар дәүләте таркалгач

Азия даласында бер хан туган.

Төрки халыкларны җыйган йодрыкка,

Ә исеме Ашин булган.

 

Дәүләтен тиз ныгыткан ул,

Кешеләрен байлыкта тоткан.

Зур дәүләтен икегә бүлеп

Балаларына тапшырган.

 

Кытайдан- Кара диңгезгә кадәр

Җәелгәннәр бит алар.

“ Мәңгелек төрки ил”  дип,

Хөкемәтне атаганнар.

 

“Мәңгелек” дип әйтсәләр дә

Ике гасыр гына яшәгән.

Үз ара бәхәсләр киткән дә,

Ил таркалган – түзмәгән.

 

Алардан соң кемнәр булмаган

Зур Кыпчак даласында.

Половчылар, печенеглар,

Хазарлар Каспий ярында.

 

Кабиләләр әйтелгән төрлечә,

Булган барда атлылар.

Ничек кенә әйтсәләр дә

Алар барысы да кыпчаклар.


Өстенлек алыр өчен ханнар

Үз ара да сугышканнар.

Башка халыклар белән бәрелештә

Күпләре вафат булганнар.

 

Башка халыклар белән кушылып

Онытыла барган адәтләре.

Салмак кына кими килгән

Бетмәс булган көчләре.

 

Рим һәм Византия чиркәүләре

Инде нәрсә генә күрсәтмәгән.

Ошанучы төрки халыкларны

Теткәләп- сүткәләгән.

 

Бу турыда яза китсәм,

Җитми миңа сәгатьләр.

Язарга теләгем булса да

Җитмәс миңа кәгазьләр.

 

V.

Мәңгелек төрки ил” таркалгач

Дөнья тыныч тормаган.

Тыныч вакытлар бик аз булган,

Ачлык та яктан узмаган.

 

Шул елларның барышында,

Алтайда  бер кабилә көчәя.

“Чынгызханның бабалары”-, дип

Безнең тарихта йөртелә.

 

Ул кабиләләр  күргән газаплар,

Бәрелешкәннәр бәхәс булгач.

Үзара сугышлара беткән

Бер күренекле хан тугач.

 

Мең ике йөз алтынчы ел җиткәч

Алтай җире  җанланган.

Чынгызхан исемен ишеткәч

Бар халыклар тынычсызланган.

 

Җирләр  яулап җәелгәннәр

Ак дөньяның яртысына.

 Бар халыклар ясак  түләгән

Бөек төркитатар халкына.

 

Яшәргә иде шул чорда да,

Бар үзгәрешләрне күреп.

Шул инде үтәлмәс теләгем,

Булмады алар белән күрешеп.

 

Нинди тимердән эшләнгән булган

Чынгызханның кылычы?

Әтисе тимерче булганмы,

Тәңре булганмы сакчысы?

 

Шул бөек ханның уйларына

Чумар идем бер сәгатькә.

Китерер идем аның гаскәрен

Хан булып хәрәкәткә.

 

Җиребез ничек зырылдар иде,

Тавышлар нинди булыр иде?

Батырлар һәм бик күп атлар да

Диңгез кебек агар иде.

 

Чынгызхан турында язарга була

Бик күп озын язмалар.

Аның кебек зинне ханнар

Бу дөньяда  азаулар.

 

“Икенче меңеллык батыры” итеп

Бүгенге халыклар сайладылар.

Чөнки ул дөреслекле булган,

Язган дөрес законнар.

 

Шәһәрләр дә күп төзегән,

Балалар да үстергән.

Бар байлыгын өләшкән аларга,

Ә гәүдәсе кая күмелгән?

 

Аның хөрмәтенә дә бүген

Язалар бит язмалар.

Аның дәүләтен күрсәтеп

 Кинолар да сугалар.

 

VI.

 

Шул батыр төрки халыклардан

Чыккан бит безнең мишәрләр.

Аларның борынгы әби-бабалары

 Гуннар белән тиңдәшләр.

 

Бишенче гасырның тирәсендә,

Алар Мещерага килгәннәр.

Күп батырлыклар күрсәткәч,

Безнең җирләргә  җиткәннәр.

 

 Төрки халыклар бергә кушылып,

Тагын хөкемәт төзегәннәр.

Анда төрле халыклар яшәсә дә,

 Мишәрстан диеп йөрткәннәр.

 

Мәскәү, Владимир тирәләрендә,

Рязан җиренең бер өлешендә,

 Булган Сараклыч,Касимов, Кадом,

Һәм башка шәһәрләре дә.

 

Аларның  күренекле ханнары

Бихан диеп аталган.

Хөкемәте  җәелгән зур күләмгә

Һәм күп балалар калдырган.

 

Мишәрләрнең булган төрлесе,

Ч” хәрефе аша сөйләүчеләре.

“ Ц” хәрефе  дә кулланганнар,

Алар булган төпчеләре.

 

Шул халыкның бер тармагы

Безнең борынгы бабайлар.

Бәхет эзләп йөри-йөри,

Пианы ярыны утырганнар.

 

VII. 

Шул чорда яшәгән булсам,

Язар идем тарихларын.

Күп халыклар укыр иде

Авылдашларымның язмышын.

 

Шоба бабайга мин ярап

Тотар идем ат тезгенен.

Минем тез өстемә басып

 Атка менеп киткәнен.

 

Егетләре  булган батырлар,

Дус  булып яшәгәннәр.

Шатлыкны да, кайгыны да

Бергә уртак бүлгәннәр.

 

Алар турындада язылган бит

Авылыбыз тарихында.

Корьән сүрәләре багышлыйбыз,

Һәйкәлебез дә урнында.

 

Бар тормышларын дөрес итеп

Мин яза барыр  идем.

Барсына да мактаулы сүзләр

Язып калдырыр идем.

 

VIII. 

Шул авылдашларымның берсе

Булган танулы көрәшүче.

Аның исеме Мусин Җәләл,

Авылыбызга дан китерүче.

 

Киң җилкәле, юан куллы,

Матур булган гәүдәсе.

Ул яшәгән чорда яшәп

Буласы иде шәүләсе.

 

Илдән илгә йөргән көрәшеп,

Европада  танулы булган.

Күп батырлар белән көрәшеп

Һаман да  җиңеп торган.

 

Бар җиңүләрен язар идем

Караңгы төнгә кадәр.

Көн-төн тамашачысы булып

Йөрер идем мин сәфәр.

 

Бит сөлгесе бирүче булып

Тирләрен себерер идем.

“Батырларның -батыры”  диеп,

Кулын да күтәрер идем.

 

Шундый батыр, таза адәм,

Күрәсен сирәк  туган.

Үз өстенә такталар куеп

Өстеннән машина уздырган.

 

Күтәргән ул авыр йөкләр,

Чылбырлар өзеп ташлаган.

Тагаларны да сындыра алган,

Тик шул эшләре язылмаган.

 

IX.

Төрки халыклар турында

Аз гына язмалар  яздым.

Укысагыз- сез аңларсыз,

Мин халкымны онытмадым.

 

Мишәрләр турында да

Аз гына итеп яздым,

Алар минем тамырларым,

Шулай ук аларны зурладым.

 

Шоба бабай исемен дә

Бигрәк хөрмәтләп яздым.

Авылыбызга нигез салган,

Аның исемен акладым.

 

Авылдашлар онытылмасын дип

Тарихларын мин яздым.

Тезләнеп аларга бәхет сорадым,

Сайтымда да мактадым.

 

X.

Мин сөйләдем кыска итеп

Төрки халыкларның тарихын.

Араларыннан сайлап алдым

Бик күренекле батырларын.

 

Язсам -әлдә күп язарга,

Бу -миллионның бер өлеше.

Алтыннарын” гына яздым бит,

Ә күпме аларның “көмеше”!?

 

Бу дөньяда күп нәрсәләр бар,

Исем китми күбесенә.

Шул язылган батырларның

Тик охшар идем берсенә.

 

Бу рәтләрне яза-яза

Кичердем күп сәгатьләр.

Укырсызмы-укымассызмы,

Көтмим бит мин рәхмәтләр.

 

Һәр адәмгә Ходай бирсен

Күңеленә карата теләген.

Минем хезмәтемне ул югалтмас,

Миңа да бирер бүләген.

 

М.Максут.  02.03.2009ел.

 

 

 

 

 

© rod1602

Создать бесплатный сайт с uCoz